Сарман аграр көллиятенә эскурсия

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февраль көнне А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар. Мавыктыргыч экскурсия көллиятнең бөтен территориясе буйлап узды. Укучылар лаборатория-гамәли дәресләр кабинетларында бик теләп булдылар, анда заманча авыл хуҗалыгы техникасы макетлары һәм үрнәкләре куелган. Аларның җиһазланышы һәркемне гаҗәпләндерде. Чөнки күп кенә егетләр,кызлар  беренче тапкыр машина һәм авыл хуҗалыгы техникасы руле артына утырдылар. Көллиятнең тулай торагы аеруча зур кызыксыну уятты укучыларда. Кызыклы экскурсия һәм студентларның кунакларга яхшы мөнәсәбәте булачак һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Күп кенә укучылар  көллияткә укырга керергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International