Күптән түгел 4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан очрашу кичәсе үтте.
Иң элек кичәгә җитди әзерләндек: үз кулларыбыз белән истәлеккә бүләкләр ясадык, шигырьләр өйрәндек, әтиләрне, бабайларны, абыйларны чакырдык. Бәйрәмнең беренче өлешендә кадерле кунакларыбызны бәйрәм белән котладык. Аларга багышлап матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Кичәнең икенче өлешендә кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек, рәсемнәр ясадык, көч сынаштык. Хәрби киемле солдат- әтиебез артыннан маршировка атларга да өйрәндек. Киләчәктә өлкәннәрдән калышмабыз дип, сүз бирдек. "Һәр җиңү үзеңне җиңүдән башлана", - ди. Ә без исә, кечкенә генә булуыбызга кармастан, һөнәрләребезне күрсәтә алганбыз икән, димәк без дә җиңүчеләр.
Захарова А.Ф., Мостафина А.В.