Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Беренче сүз милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Наримановка бирелде. Ул палатаның узган елгы эшчәнлеге һәм агымдагы елга куелган бурычлары белән таныштырды. 
Татарстан республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең район бүлегенең үткән елда башкарылган эшләре турында бүлек начальнигы Гөлнара Оразова сөйләде, булган үзгәрешләргә тукталды, киләчәккә планнары белән таныштырды. Теманы “Федераль кадастр палатасы” филиалының район бүлеге җитәкчесе Гюлнара Фәйзрахманова дәвам итте. 
Район территориясендә янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә чаралар күрү хакында күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Радик Госманов чыгыш ясады. 
Карашай Саклау авыл җирлегендә эшләр торышы белән җирлек башлыгы Вероника Хөсниева таныштырды

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International