Район Башкарма комитетында патриотик сәгать үтте

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген Сарман районы Башкарма комитетында Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан патриотик сәгать үтте. Чара кысаларында «Алар илгә Җиңү алып кайтты» = «Они вернулись с Победой» хәтер китабы тәкъдир ителде. Бу китап – Икенче бөтендөнья сугышы кырларыннан Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе. Бу томга Сарман районында туган һәм яшәгән 4813 сугышчы турында мәгълүмат тупланган. Бүген бу китапны тантаналы рәвештә район Башлыгы Фәрит Хөснуллин музейларга, китапханәләргә һәм районның хәрби династияләренә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International