Бүген атналык киңәшмә алдыннан Башкарма комитет зур залында «Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабын тәкъдир итү узды.
Чараны районның үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре оештырганнар иде.
Аның кысаларында «Алар илгә Җиңү алып кайтты” - “Они вернулись с Победой” китабын тәкъдир итү оештырылды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аны район китапханәләренә, музейларга, хәрби династияләр әгъзаларына тапшырды.