2018-2019 уку елына мәгариф бүлегенең эш планы нигезендә, Сарман муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм пропагандалау максатыннан «Һөнәрләр дөньясы " муниципаль профориентация конкурсы үткәрелде.
Конкурс ике этапта узды: 2019 елның 14 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр – мәктәп туры, 2019 елның 25 һәм 26 февралендә – муниципаль тур. Конкурсның муниципаль туры урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен Җәлил гимназиясе базасында, Мортыштамак мәктәбендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм филиаллары өчен үтте.
Конкурста 16 команда катнашты. Бүгенге җәмгыять проблемаларына кагылышлы чыгышлар кызыклы, җанлы, музыкаль булды. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да катнашучы сертификаты алды.
Һөнәри юнәлеш бирү зарурлыгы яңа буын гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартында билгеләнә, анда укучылар һөнәрләр дөньясында ориентлашырга, җәмгыять һәм табигатьнең тотрыклы үсеше мәнфәгатьләрендә һөнәри эшчәнлекнең әһәмиятен аңларга тиеш дип билгеләп үтелә.