"Җәлил укулары" кысаларында Иске Минзәләбаш китапханәсендә герой-шагыйрь иҗатына багышланган чаралар кечкенәләр өчен дә, зурлар өчен дә үтте.15 февральдә 4 сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил - каһарманлык үрнәге" исемендә әдәби иртә уздырылды. Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр. 18 февральдә "Асыльяр" әдәби клубына йөрүчеләр белән "Үлемсез шигырьләр" дигән исемдә кычкырып укулар оештырылды.