Сарман урта мәктәбе укучылары экологлар белән очрашты

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

26 февраль көнне Сарман урта мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары Хәмидуллина Диләрә Энгелс кызы һәм Мухина Татьяна Юрьевна белән очрашу булып узды. 5 нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән экологик дәрес дустанә шартларда узды, анда балаларга су һәм һава мониторингы алымнары, Татарстан һәм Сарман районы су объектларының торышы, әйләнә-тирәлекнең торышына мониторинг алымнары, чистарту корылмалары турында сөйләделәр, шулай ук табигый байлыкларга сакчыл карашның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр. Дэрес ахырында викторина үткәрелде, аның барышында укучылар экология өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм    «Экология мәктәбе» исемле китаплар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International