Кызыл Бакча авылында яшәүче Бәдертдинова Мөнәвәрә Фасих кызына кичә 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Җәлил бистәсе җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил ветераннар советы рәисе Әнисә Минһәҗева тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.
http://sarman-rt.ru