Беренчелекне “Звездочка” яулады

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Сарман гимназиясендә район мәктәпләре башлангыч сыйныфлары агитбригадаларының балалар арасында юл-транспорт травмаларын кисәтүгә багышланган “Кызыл, сары, яшел” дигән районкүләм конкурсы үткәрелде.

Бәйгедә районның сигез – Сарман гимназиясе, Сарман, Әлмәт, Нөркәй, Ләке, Петровка Завод, Саклаубаш, Иске Кәшер мәктәпләренең агитбригадалары катнашты. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. I урынга – Сарман гимназиясенең “Звездочка”, II урынга – Петровка Завод мәктәбенең “Новичок”, III урынга Саклаубаш мәктәбенең “Огонек” агитбригадалары лаек булды. 

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International