Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Сарман муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Сарман муниципаль районы Башлыгы
Сарман муниципаль районы барлыкка килү тарихы
Идарә органнары
Район геральдикасы
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Планировка проектлары
"Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлекләре
Илһам чишмәсе
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Муниципаль хезмәт
Районы Башкарма комитеты җәмәгать Советы
Милли проектлар
Муниципаль контроль
Иҗтимагый сервитутлар
Организацияләр һәм учреждениеләр
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Яшь гаиләләргә торак
Коррупциягә каршы көрәш
Тематик бүлекләр
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең күрсәткечләре
Аукционнар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Җир участокларын һәм күчемсез милекләрне арендалау
Муниципаль заказ
Гражданнар оборонасы буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Документлар
Статуслы документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Муниципаль берәмлек Советы карарлары
Хокукый мәгърифәт
Норматив-хокукый актларның проектлары
Район Главасы карарлары
Башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Сарман муниципаль районы бюджеты формалаштыру һәм тикшерү документлары
Норматив-хокук актлары һәм норматив-хокук аклары проектлары коррупциягә каршылык китерү бәйсез экспертизасы
Планнар һәм программалар
Матбугат хезмәте
Район Башлыгы блогы
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Докладлар һәм чыгышлар
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Норматив-хокуки база
Отчетлар
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Кире яклы элемтә
Ышаныч телефоннары
Контакт өчен мәгълүмат
Сайт терәге
Халыкны сораштыру
Муниципаль районнар
Сарман муниципаль районы
«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясе
2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
26 нчы февраль көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты. «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен премия лауреатлары белән әдәби танышу узды. Балалар эше буенча директор урынбасары Рәйлә Гыйләҗева балаларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Кечкенә дусларыбызны китапханәчеләр кыскача гына А. Алиш исемендәге премия лауреатларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларны һәм иҗат коллективларын бүләкләү максатынннан Татарстан язучылар берлеге карары белән 1996 елда Абдулла Алиш исемендәге премия булдырыла. Беренче лауреатлар - танылган язучыларыбыз Шәүкәт Галиев һәм Ләбибә Ихсанова. Төрле елларда Рафис Корбан, Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һ.б. әлеге бүләккә ия булалар. Чара ахырында балаларга Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, Л. Сабирова, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Р. Хафизова һәм башка бик күпләрнең китаплары белән танышырга тәкъдим ителде.
МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
"Җәлил гимназиясе" укучылары шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан Җәлил район хастаханәсендә бәйрәм концерты булды. Чарада "Җәлил гимназиясе" укучылары катнашты, алар медицина хезмәткәрләре өчен иҗади номерлар әзерләделәр.
«Ләйсән» балалар бакчасыннан уртанчылар төркемендэ тәрбияләнуче Нариманов Айгиз "Минем шәҗәрәм" номинациясендэ чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды
Тубэн Кама шәһәрендә сигезенче тапкыр, Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаиләм - минем горурлыгым!» Бөтенроссия бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Азнакай, Актаныш, Арча,Әлмәт, Балтач,Бөгелмә, Зәй, Сарман, Чистай,Теләче, Тубән Кама, Мамадыш, Минзәлә районнарыннан,Яр Чаллы, Казан, Ижевск, Вятские Поляны, Геленджик, Самара шәһәрләреннән барлыгы 58 гаилә катнашты. Шулар арасында «Ләйсән» балалар бакчасыннан уртанчылар төркемендэ тәрбияләнуче Нариманов Айгиз "Минем шәҗәрәм" номинациясендэ чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды (житэкчелэре Хабибуллина Л.Ф., Миннуллина Р.К.). Айгизне һәм төркем тәрбиячеләрен җиңүе белән чын куңелдән котлыйбыз
14
май, 2026 ел
Җәлил гимназиясе укучылары "ЮНФИЗ" районара конференциясендә катнаштылар
"ЮНФИЗ" районара фәнни-гамәли конференциясе җиңүчесе Закиров Реналь, 10 нчы сыйныф укучысы, шулай ук призерлар Гарайшина Эмилия, 8 нче А сыйныф укучысы, Мамедов Рамал һәм Хәмидуллин Сөләйманны, 10 нчы сыйныф укучыларын котлыйбыз! Җитәкчесе - Рәзилә Ришат кызы! Молодцы! Алга таба да уңышлар телибез!
13
май, 2026 ел
Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС)профилактикасы турында хәбәр итә
Дача сезоны башлану белән Роспотребнадзор үзеңне бөер синдромы (ГЛПС) белән геморрагик бизгәктән – кешенең вак кан тамырлары, бөерләре, үпкәләре һәм башка органнары зарарлануыннан-авыр йогышлы авырудан ничек сакларга кирәклеге турында хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз