2019 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында «Россия мәгарифе» (EDU Russia) халыкара форумы уздырыла. Бу форумга Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укыту эшләре буенча директор урынбасары Хуҗина З.А. чакырылган иде. 28 февральдә ул форумның панель дискуссияләрендә катнашты.