Кышның соңгы көнендә, Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә “Сафка басарга әзер!” традицион хәрби-патриотик уены узды.“Җәлил гимназиясе”н көчле рухлы, батыр һәм кыю егетләр командасы тәкъдим итте. Барлык хис-кичерешләрне сүз беләнгенә тасвирлап бетереп булмый! Бөтен көчләрен куеп, балалар үзләренең чын оешкан, бердәм команда булуын исбатладылар. Аларның һәркайсының җайга салынган эше -үз нәтиҗәләрен бирде. Мактаулы беренче урын һәм күчмә КУБОК - “Җәлил гимназиясе”ндә!!!!!!! Моннан тыш, аерым номинацияләрдә: Гыйләҗев Д. - иң яхшы командир, Сабитов Ю. - иң яхшы атучы, Мөхәммәтҗанов И. - автомат җыюда 2 нче урын –исемнәренә лаек булдылар. Команданың һәр әгъзасы кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин, балалар! Сез безнең өметебезне акладыгыз! Сезгә бары тик сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар гына телибез!!!!