Җәлил поселок китапханәсе яңалыклары

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Җәлил поселок китапханәсе Хезмәт Даны музее белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә ветераннар, мәктәп укучылары катнашты. Бәйрәмнең беренче өлеше Хезмәт Даны музееның Җәлил залында, икенче өлеше поселок китапханәсендә узды. Китапханәчеләр «Муса Җәлил – батырлык һәм иҗат үрнәге» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация әзерләде. Кичә презентация слайдларын һәм «Амина Джалилова в поселке Джалиль», «Приезд Чулпан Мусеевны, Татьяны Малышевой и правнуков М.Джалиля Михаила Митрофанова-Джалиль и Елизаветы Малышевой в поселок Джалиль» фильмнарын карау, укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International