01-03 март көнне Сарман авылының "Старт" чаңгы базасында ТР «Сәламәтлек» XVI Спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда республикабызның 13 муниципаль районыннан командалар катнашты.
Классик стильдә Хәсәншин Салават, Дәүләтшин Райнур һәм Галимҗанов Руслан 3,4 һәм 6 урыннарны яуладылар. Хатын-кызлар арасында 3 км.Ганиева Аделя, Зәйнетдинова Алсу, Миннеахметова Камилла 2,4 һәм 7 урыннарны яуладылар.
Ярышларның икенче көне эстафета рәвешендә узды, анда безнең хатын-кызлар командасы 1 урын алды, ә ир-атлар командасы 2 урын алды.
Нәтиҗәләр буенча 1 урынны Сарман районы командасы алды, 2 урынны Саба районы командасы һәм 3 урынны Ютазы районы командасы алды.