2-3нче март көннәрендә Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» 19нче ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе үтте. Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарының 1100гә якын яшь башкаручылары ике көн дәвамында җыр, бию, нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәттеләр. 3 нче мартта үткән гала-концертта сәхнә аларның иң сәләтлеләренә бирелде.
Концертта аншлаг: залда да, сәхнәдә дә. Катнашучыларның күзләре яна, алар янында – балалары һәм укучылары өчен горур булган ата-аналар һәм укытучылар. Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек район башлыгы Фәрит Мунавирович сәламләде, иң җылы, матур теләкләрен җиткерде.Фестиваль конкурсантлары «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә бәяләнделәр.
Һәр катнашучыга Мактау кәгазе, район башлыгының һәм фестивальне оештыручылар тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
1100гә якын катнашучы арасыннан гала-концертка 34 номер гына сайлап алынса да, фестивальдә җиңелүчеләр булмады. Балаларның һәрберсе үзенчә талантлы. Җәлилнең «Созведие»-«Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале лауреатлары республика турында катнашачак. Аларга чын күңелдән уңышлар телибез.