Бүген Сарманда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин килде.
Эшлекле сәфәре барышында ул эчке эшләр министрлыгының капиталь ремонт бара торган бүлеге бинасында булды, шулай ук ЮХИДИ һәм миграция мәсьәләләре бүлеге биналарын карады. Соңрак Артем Валерьевич Россия эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге шәхси составы белән очрашты. Министрны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Газинур Мортазин озатып йөрде.