Бүген Иске Минзәләбаш мәктәбендә районның кабул итү эвакуация пунктларын җәелдерү буенча чара узды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, эвакуация кабул итү комиссиясе рәисе Индира Сәхипова, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, ПЭП башлыклары катнашты.