6 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Шәйхелмәрдән Ризатдиновның “ Туган җирдә моңнар башка” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Билгеле, игътибар үзәгендә Яңа Әхмәт авылында яшәүче, шигырьләр язучы Шәйхелмәрдән Ризатдинов һәм аның хатыны Гөлүсә ханым булды.Кичә барышында җирле шагыйрьнең тәүге китабына кертелгән күп кенә шигырьләрен китапханәчеләр сәнгатьле итеп укыдылар. Өч бүлектән торган әлеге китапның төзүчесе һәм корректоры Зөлфия Шәрипова да кичәдә катнашты .Шәйхелмәрдән аганың гармунда уйнап җырлавын тамашачылар алкышларга күмде. Әдибә Хакова, Гараева Роза һәм Рәзинә Гарифуллиналар башкаруында яңгыраган моңлы җырлар кичәне тагында да ямьләде. Кичәдә СССР язучылар берлеге әгъзасе Дамир Гарифуллин,җирле шагыйрь Әшрәфулла Зарипов, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Нәҗип Миннегулов, Сарман авылы ветераннар советы рәисе Суфия Әхмәдуллина, хезмәт ветераны Даимә Валиева үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.Бу гаиләнең тырышлыгына, киң күңеллегенә балаларының акыллыгына соклануларын белдерделәр. Шәйхелмәрдән аганың китабы чыгуы белән котлап “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары дә шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. “Үзәкләштерелгән китапханә”ләр директоры Роза Юныс кызы Гайфуллина җирле шагыйрь Шәйхелмәрдән Ризатдиновка иҗади уңышлар, исәнлек-саулык, кабат очрашулар теләп рәхмәт сүзләре җиткерде һәм очрашуның якты истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Очрашу кичәсе бик җанлы үтте, күңелләрдә якты хәтирәләр калдырды.