07 март көнне хатын-кызлар учреждениеләр һәм оешмалар арасында волейбол буенча финал уеннары узды. 1-2 урын өчен аграр көллият һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары көч сынашты, 2-0 исәбе белән аграр көллият командасы җиңү яулады. 3-4 урын өчен үзәк район хастаханәсе һәм Башкарма комитет командалары уйнады, 2-0 исәбе белән үзәк район хастаханәсе командасы җиңде.