Чураш авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үтте

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

6 март көнне Чураш мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булып узды. Үзешчән артистлар әзерләгән җыр номерлары һәм бию композицияләре, милли биюләр кунакларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Концерт программасы үзе турында истәлеккә яхшы, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International