Ләшәү-Тамак авылында Фәрит Хөснуллин призларына ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

8 март көнне Ләшәү-Тамак авылында Фәрит Хөснуллин призларына ир-атлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин һәм авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин сәламләде. Ярышларда 6 команда катнашты. 1 нче урын-Дүсем, 2 нче урын - Карамалы һәм 3 нче урынны Аграр көллият алды. Шулай ук район Башкарма комитеты, шәһәр тибындагы Җәлил  бистәсе һәм мәгариф бүлеге командалары да катнашты. Җиңүчеләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев кубоклар һәм дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International