6 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Карашай-Саклау авыл җирлегендә "Умырзая" балалар вокаль ансамбле катнашында "Яз моңнар гүзәл затларыбызга" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды . Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. һәм Махмутов Н.А. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар . Шулай ук хатын-кызларга узенең гармун-курай моңнары белэн Сабирзянов Миргасим соендерде. Концерт программасы үзе турында истәлеккә яхшы, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.