Халыкка уңайлы һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл һәм шәһәр җирлекләре халкын хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2019 елда «Хокукый марафон» уртак социаль проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты О. И. Павлова, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм район прокуратурасы вәкилләре белән берлектә Сарманда гражданнарны кабул итүне планлаштыра.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының элемтә өчен җаваплы зат-Кулапина Алена Владимировна, мәгълүмати-аналитик бүлек башлыгы, конт.Тел. +7(917)863-86-05.