Бүген эш визиты белән Сарманда Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова булды. Визитның максаты район прокуратурасын комплекслы тикшерүгә йомгак ясау, шулай ук гражданнарны кабул итү булды. Чарада шулай ук район прокуроры Илдар Сабиров та катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча халык белән язмача мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Юлия Наумова район прокурорына гариза бирүчеләрнең дәлилләренә җентекле тикшерү оештырырга кушты. Кергән барлык мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү аңа шәхси контрольгә алынды.