12 нче март көнне "Җәлил гимназиясе" базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Сыйныф җитәкчеләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча практикада инновацияләрне һәм гореф-гадәтләрне оптималь берләштерү"дигән темага район берләшмәсе утырышы үткәрелде. Семинар кысаларында ачык сыйныф сәгатьләре, психологик тренинг, укытучылар һәм укучылар чыгышлары, шулай ук "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены һәм "Ритмика"программасы буенча ачык дәрес күрсәтелде. Утырышның пленар өлеше актлар залында узды. Тәрбия эшләре буенча методист Хәлиуллина Г. Г., шулай ук Гарифуллина Г. М., Рамазанова Р. З. һәм Миллионтова О. Н.. чыгыш ясадылар.