Үзәк балалар китапханәсендә «Театр – киләчәккә күпер» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 ел Россиядә Театр сәнгате астында узачак. Шул уңайдан Сарман үзәк балалар китапханәсендә китап яратучы һәм китапханәгә даими йөрүче балалар өчен «Театр киләчәккә күпер» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларга театр турында, аның ничек барлыкка килүе, төрләре, театр карауның кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар театрны яратулары хакында эйттеләр һәм китапханәче биргән сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирделәр һәм үзләренә уңай тәэсир алып, өйләренә кызыклы, матур китаплар белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International