“Математик кафе”

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Утырышның темасы “Төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә укучыларның белемнәрен контрольгә алу һәм бәяләү өчен мотивлаштыру алымнарын куллану”. Утырыш “Геометрия һәм синең характер” дип аталган тест белән башланып китте. Математика укытучысы Садыйкова И.И.8 сыйныфның алгебра фәне буенча “Күплекләр”  темасы буенча  мастер- класс күрсәтте.Бу мастер классның максаты-кул астында булган предметлар ярдәмендә   яңа төшенчәләрне гади итеп аңлату, практик яктан күрсәтү иде.Утырышның икенче өлеше “Математик кафеда” дәвам итте.Чараның максаты  - уен формалары белән математикага иҗади кызыксыну уяту, фикерләү сәләтен үстерү, коммуникатив күнекмәләрне,осталыкларны формалаштыру.Түбәндәге утырышны “Санны квадрат һәм квадрат тамыр алу”, "Математикадан төп дәүләт имтиханнына әзерләнгәндә  хәзерге  алымнар", "Математика дәресләрендә  физкульминутлар үткәрү" дигән темага чыгышлар тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International