Казан шәһәрендә «Сандугач-Соловей» VI Халыкара вокалистлар конкурсы булып узды. Әлеге конкурста районыбыз данын яклап Дилүс Гомәров катнашты. Дилүс Гомәровны районыбызда җырлары аша гына түгел, бик көчле спортчы буларак та беләләр. Аның җыр буенча фестиваль-конкурсларда, спортчы буларак, ярышларда алган дипломнары, медальләре, бүләкләре бихисап. Дилүс Гомәров бу бәйгедә дә сынатмады: ул I дәрәҗә лауреат исеменә һәм махсус призга лаек булды.