Әлмәт мәктәбендә Гайнетдинов Маис Марсель улы призына Сарман муниципаль районы буенча бадминтон ярышлары үткәрелде. Бу чараны ачу тантаналы рәвештә оештырылды. Спорт ярышын ачуда районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы катнашты. Алар районыбызның яшь спортчыларын бадминтон ярышы башлану белән кайнар котладылар. Аларга сәламәтлек, спортта һәм укуда зур уңышлар теләделәр. Ярышларның төп иганәчесе - Әлмәт авылында туып ,шул мәктәптә укыган Гайнетдинов Маис Марсель улы иде. Ул үзенең шәхси эшен ачып, “АКЧАРЛАК” магазины һәм автосервис тота. Ул бик күп игелекле эшләр эшли. “Мәктәпкә әзерлән” акциясендә актив катнаша. Мөселман балалары өчен төрле конкурслар оештыра. Ул һәрвакыт Әлмәт мәктәбенә һәм авылына материаль һәм мораль ярдәм итеп тора. Бадминтон ярышына килгән укучыларга Әлмәт мәктәбе директоры Садиков Рамил Хәниф улы уңышлар теләде, ә укучылар аларга Юнысова Әлфия Вәдүт кызы җитәкчелегендә җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Ярыш ике көн дәвам итте, анда 2001-2005 елгы укучы кызлар катнашты. Бу ярышны Әлмәт мәктәбе укытучысы Әшрәфуллин Марат Айрат улы оештырды. Беренче көнне ярышта 6 команда катнашты: Илексаз(тренеры -Хузина Зилә Әкмәл кызы), Александровка (тренеры -Илдаров Алмаз Илдарович),Иске Кәшер (тренеры- Абдуллин Фәнүс Нуруллович), Сарайлы (тренеры- Мухаметов Нәркиз Наилович), Кәүҗияк (тренеры- Даутов Әзһәр Мазгарович), Әлмәт мәктәбе( тренеры-Ашрафуллин Марат Айрат улы) катнаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: “А” подгруппасы буенча Хәбибуллина Әдилә -1нче урын, Шайдуллина Илнара- 2нче урын-Сарайлы мәктәбе (тренерлары- Мухаметов Нәркиз Наил улы) 3нче урын- Мухамадеева Рузилә- Александровка мәктәбе (тренеры- Илдаров Алмаз Илдар улы).
“Б” подгруппасы буенча җиңүчеләр: 1нче урын Рамазанова Гөлшат- Иске Кәшер мәктәбе (тренеры- Абдуллин Фәнүс Нурулла улы), 2нче урын -Шакирова Азалия, 3нче урын Султанова Чулпан-Илексаз мәктәбе (тренеры -Хузина Зилә Әкмәл кызы).
Җиңүчеләргә кыйммәтле призлар, дипломнар,медальләр әзерләнгән иде. Барлык катнашучыларга сертификат бирелде. Аларны яшь спортчыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы, район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасы җитәкчесе Хадиев Илдар Өмет улы, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Равил улы,” Бердәм Россия” партиясе секретаре Сафина Айназ Фаиз кызы тапшырды. Ярышларда катнашучыларны кайнар һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар. Бу ярышларда катнашып, районыбызның яшь спортчылары бадминтон ярышларының популярлыгын тагын да арттырдылар.