Китапханәчеләр киңәште

2019 елның 15 марты, җомга
Бүген үзәк китапханәнең уку залында район китапханәчеләре өчен тематик семинар үтте. Китапханәчеләр алдында Сарман районы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоныны начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Бакиров, МБУ “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Гайфуллина Р.Ю., балалар эше буенча урынбасар Гыйләҗева Р.Х., методик бүлек мөдире Нариманова А.А., комплектования бүлеге мөдире Шаехова Э.Х., библиограф Мадьярова Г.Н. чыгыш ясадылар. Р.Н. Бакиров районыбыздагы янгын чыгу куркынычсызлыгы буенча ситуация белән таныштырды, китапханәләр һәм мәдәният йортларында булырга тиешле куркынычсызлык чаралары турында аңлатты, янгын чыгу куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде, китапханәчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Семинарда эш нәтиҗәләренә анализ ясалды, киләсе айга планнар раслады. Килгән бәйгеләр, проект нигезләмәләре белән таныштырылды. Китапханәнең профсоюз рәисе Гарифуллина Р.М. юбилярларны тәбрикләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International