15 март көнне мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына, «Җәлилнефть» НГДУ 60 еллыгына һәм Җәлил поселогының 55 еллыгына, бистәбезнең өч мәктәбе арасында «Талантлар фестивале» конкурсы узды.
Безнең мәктәп "Төзүчеләр" биюе, "Генераль җыештыру" сәхнәләштерелгән постановка, "Гармун алыйк әле, дуслар" җыры белән вокаль ансамбльнең, музыка уен кораллары ансамбленең чыгышын күрсәтте. Үз чыгышын хор башкаруында «Батыр» җыры белән тәмамладылар.