15-17 март көннәрендә Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XVI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Әлеге ярышлар XI җәйге авыл спорт уеннары финалында катнашу өчен сайлап алу туры булып тора. Ярышта 15 команда катнашты. Беренче урынны Сарман районы командасы, икенче урынны Минзәлә шәһәре һәм өченче урынны Актаныш районы командасы алды.