Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник караулар башланды. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга беренче техник карау 18 марттан «Җәлил " агрофирмасында узды һәм традиция буенча ул күрсәтмә техник карау буларак узды.
Шул ук көнне «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторларына Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хуснуллин, Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Шарипов, «Агрокөч» АҖ баш инженеры Айрат Гайнетдинов та бардылар.
Чара барышында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге башлыгы Альберт Салахов барлык катнашучыларны техника әзерләгәндә техник караулар үткәрүгә куела торган таләпләр белән таныштырды. Тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узу тәртибе күрсәтелде, шулай ук контроль-диагностика приборларыннан файдаланып инструменталь тикшерү процессы күрсәтелде.
Чарада районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыкларының баш инженерлары һәм механикасы катнашты. Диагностик чаралар кулланып техник карау үткәрүнең беренче көнендә 65 берәмлек трактор һәм аларга тагылма техник карауга тәкъдим ителде. Бу агрофирмада техник карау 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Альберт Салахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы