Татар Карамалы авылында Сафина Мөнирә Әхмәдиш кызының 90 яшьлек юбилее

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елның 16 мартында Татар Карамалы авылында яшәүче Сафина Мөнирә Әхмәдиш кызы үзенең матур  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу әһәмиятле вакыйганы ул күтәренке кәеф белән  каршы алды. Юбилее белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Валеев Ф. А., "Шәфкать "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Хуҗина Г. И., Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Гыйльметдинова Л. М., Сарман районы Ветераннар советы рәисе Миңнегулов Н. М.,  һәм Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гафиятуллин А. Р. котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International