18 нче март көнне Сарман гимназиясендә төбәкара Нәүрүз бәйгесе үтте. Әлеге чараны Минзәлә педколледжы студентлары һәм укытучылары уздырды. Бу бәйгедә гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты һәм 2 нче урынны яулады.
Бу чарада катнашучылар һәм колледж укытучылары курайчы һәм баянист укучыларыбызның чыгышларын бик яратып тыңладылар. Чараны оештыручылар Минзәлә педагогик колледжы белән таныштырдылар, буклетлар тараттылар һәм теләге булган барлык укучыларны үзләренең уку йортларына чакырдылар.