Зур Нөркәй урта мәктәбендә ГТО нормативларын тапшыру

2019 елның 19 марты, сишәмбе

19 мартта Зур Нөркәй урта мәктәбендә сәламәтлек көне уздырылды. Бу көнне укучылар, укытучылар, авылда яшәүче хезмәткәрләр һәм пенсионерлар үз яшьләренә туры килүче нормативларны тапшырдылар. ГТО нормативларын тапшыру зур бәйрәмгә әйләнде. Бәйрәм белән котлап мәктәпкә район җитәкчеләре килде. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманович, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдинович, ГТО БФСК тест үткәрү үзәге җитәкчесе  Ленар Илшатович,авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мөхтәрович ГТО тапшыручыларны котлап уңышлар теләделәр.  Әлфис Фәйзрахманович  ГТО  “Мир глазами ребенка”  район конкурсында җиңүчеләрне котлап мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды, балаларны алдагы җиңүләргә рухландырды. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балалар өчен төрле түгәрәкләр һәм көрәш секциясе эшли. Төрле спортларда яулаган җиңүләр дә бик күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International