«Театр яктылыкка, нурга илтә» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1 «А», «Б», «В» сыйныф укучылары өчен, театр елы ачылуга багышланган «Театр яктылыкка, нурга илтә» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Очрашу театр дөньясына үзенчәлекле сәяхәт булды. Чара барышында балалар театрның истәлекле тарихы турында белделәр һәм хәзерге көндә театрда узеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәчеләр драма, опера, курчак театрлары  турында сөйләделәр. Балалар үзләрен театр артистлары итеп хис итеп,  курчак театрын күрсәтеп, үзләренең актерлык сәләтләрен ача алдылар. Балалар китапханәсендә «Халкыбызның театр сәнгате» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда театр барлыкка килү тарихы, театр төрләре, театр педагоглары һәм актерлары турында китаплар куелган. Китапханәгә йөрүче балалар күргәзмә белән бик кызыксынып танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International