Район Советында атналык киңәшмә

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «язгы ташу чорында халыкны һәм район территориясен саклау турында чаралар турында» Сарман янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Раил Бакиров, «Татавтодор» ААҖ Чаллы филиалының Сарман юл ремонт-төзелеш участогы башлыгы Нәфис Фәсхетдинов һәм «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы автомобиль юллары идарәсенең Азнакай участогы начальнигы Илшат Галиәхмәтов чыгыш ясады.

Аннары авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International