Сарман урта урта мәктәбе укучылары "Нәүрүз" бәйгесендә җиңү яуладылар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

 18 нче март көнне Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучыларыннан тупланган “Мирас” командасы Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы тарафыннан оештырылган “Нәүрүз” региональ бәйгесендә катнаштылар. Бәйге 3 турдан торды. Беренче турның темасы – Сарман районының талантлы, күренекле шәхесләре, икенче тур татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турындагы белемне сынауга корылган иде, өченче тур милли уеннарга багышланды.Укучылар шулай ук мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр әйтештеләр. Җырлы-биюле милли уеннарда  катнаштылар. Бәйге һәр команда алдан әзерләп килгән концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.

  Командабыз уңышлы чыгыш ясап, үзләренең белемнәрен, иҗади фикер йөртүче, сәләтле булуларын расладылар. 5 команда арасында җиңүче исеменә лаек  булып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Афәрин!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International