2019 нчы елның 16 нчы мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә иң күңелле һәм дәртле бәйрәмнәрнең берсе-кышны озату-Нәүрүз бәйрәме узды.
Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Бистәдә яшәүчеләр зур кызыксыну белән Уеннарда-уеннар һәм конкурсларда катнаштылар ,әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар. Театральләштерелгән тамашада кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.
Бәйрәм ахырында традиция буенча хушлашу символы булган чучело яндырылды.
Мәйданда ярминкә оештырылган иде, анда теләгән һәркем үзен һәм якыннарын тәмле ризыклар, хуш исле шашлыклар, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады .
Онытылмаслык бәйрәм барлык уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды.