Сарман үзәк балалар китапханәсе бәхет көнен билгеләп үтә. Халыкара бәхет көне – ул иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе, ул елмаюлар, узара дуслык, яхшы кәеф һәм яхшы Рух көне. Бу көнгә китапханәдә "Оста куллар" түгәрәгенең "Бәхет бүләк ит" дип исемләнгән чираттагы дәресе узды. Балалар бер – берсенә бәхет теләделәр һәм барысы да бердәм булып, фоамиран материалыннан чәчәкләр ясадылар. Алар туганнарына һәм якыннарына бүләк итү өчен үз куллары белән ясаган "кечкенә бәхет" не өйләренә алып киттеләр. Мондый дәресләр балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, пөхтәлек, уртак эштән канәгатьләнү хисе, шулай ук үзара ярдәмләшү тәрбияләргә ярдәм итә.