"Яктырып тор! Юлда күрен!" акциясе үткәрелде

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

20 март көнне бистәбездә №1"Каенкай" балалар бакчасы һәм ЮХИДИ тарафыннан "Яктырып тор! Юлда күрен!" акциясе үткәрелде. Акциянең максаты-җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләү һәм аларны кулланып, үзләренең, якыннарының тормышын саклап калырга өйрәтү. Әлеге чараны үткәрергә Әлмәт шәһәре территория идарәсенең Сарман районы бүлекчәсе башлыгы Ситдыйкова А.Р. ярдәм итте. Балалар яктылык кайтаргыч элементлар турында шигырьләр сөйләделәр, җәяүлеләргә фликерлар, буклетлар тапшырдылар. Әлеге чара әти-әниләр, җәяүлеләр арасында зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International