Районда балаларына прививка ясатырга каршы ата-аналар бар

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Кичә район үзәк хастаханәсенең актлар залында балаларга йогышлы авырулардан прививка ясату мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде.

Аның эшендә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Роспотребнадзор” идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина, Әлмәт шәһәренең туберкулезга каршы диспансеры табиб-фтизиатры Миләүшә Закирова, районның балалар учреждениеләре җитәкчеләре, ата-аналар, прокуратура, дини конфессия вәкилләре һәм башкалар катнаштылар. 
Утырышта балаларга прививка ясатуның мөһимлеге, аның әйләнә-тирәдәгеләр өчен әһәмияте турында сүз алып барылды. 

Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

http://sarman-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International