20 март көнне Рантамак мәдәният йортында безнең тарафтан халык традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан "Карга боткасы"бәйрәме үткәрелде. Чара программасында балалар бу бәйрәмне үткәрү традицияләре һәм йолалары турында белделәр.
"Карга боткасы» бәйрәме программасында балалар әлеге традицион йола үткәрүдә катнаштылар: ботка өчен азык-төлек җыйдылар, әби-бабай белән бергәләп, ботка пешерделәр, милли уеннар уйнадылар. Чара ахырында барлык балаларны һәм өлкәннәрне тәмле ботка белән сыйладык, ә кошларга ботканы җимлекләргә салдык.