Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының эмоциональ халәтен билгеләүче тест үткәрдек. Укучылар Т.И.Балашева методикасы буенча төзелгән тест сорауларына җавап бирделәр, үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында рәсем төшерделәр. Бу аңлашыла да: тиздән чыгарылыш сыйныфы укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары. Алар аңа әзерме? Борчылу аларның аңын чолгап алмаганмы? Төшенкелеккә бирелмиләрме?
Район мәгариф бүлеге психологы Гиниятуллина Олеся Анваровна, тиздән нәтиҗәләр чыгарып, укучыларның халәтен хәбәр итәчәк.