Чараның төп максаты - балаларны янгын куркынычсызлыгы нигезләре белән таныштыру; балаларны аяныч хәлләргә китерүче ситуациягә анализ ясарга һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә, саклану чараларына өйрәтү. Нәтиҗәдә, балалар куркыныч хәлләр килеп чыгу проблемасы белән кызыксындылар һәм катлаулы хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнделәр.
Язгы каникуллар алдыннан һәр сыйныфта куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Беренче урында - балаларның куркынычсызлыгы һәм бәхете.