«Аҗаган -2019».

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 21 мартында Сарман урта мәктәбендә районның гомуми белем бирү мәктәпләре арасында «Аҗаган -2019» хәрби – спорт уены узды. Җәлил икенче урта мәктәбе командасы составында чыгыш ясады: Башаров А. – 8 Б - командир, Минкагиров Д. – 9А , Макаров М. - 8 Б, Сабирҗанов Р. – 8Б, Сафиуллин И. - 8 А, Попова Ю. – 8Б, Сафиуллина И. – 8Б, Закирова Э.-8 В, Зарипова А. – 7 В А.  
Бәшәров АК – 74 автоматын җыю – сүтү буенча беренче урынны һәм тарттыру буенча өченче урынны алды. Сабирҗанов Р. гомуми саклагыч комплектны кию буенча өченче урынны алды. Попова Ю. АК-74 автоматын җыю –сүтү буенча икенче урынны алды. Сафиуллина И. кысылу буенча  беренче урынны яулады. Закирова Э. пневматик винтовкадан ату буенча өченче урынны алды. Зарипова А. кысылу  буенча өченче урынны алды. Команда саф әзерлек буенча беренче урынны алды.
Нәтиҗәдә, Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе гомумкоманда беренче урынны алды, шуның белән котлыйбыз һәм данын зонада яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International