22 нче март көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәме булып узды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. райондашларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм матур җырлар, гармун моңнары белән үрелеп барды. Килгән тамашачылар тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар.