2019 нчы елның 21 нче мартында “Җәлил гимназиясе”ндә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелышны гимназия директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы ачып җибәрде. Ул ата-аналарга чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү һәм аларны укыту өчен уңай шартлар тудыру буенча сөйләде. Ата-аналар җыелышын Сарман аграр көллияте директорының укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Нигъмәтуллин И. дәвам итте. Фән укытучылары ата-аналарны сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды.